ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ульяновск өлкәсе губернаторы төбәктә ифтар оештыручыларга рәхмәт әйтте

3 июнь 2019, 08:45 , Фото: tatarstan.ru/архив

Ульяновск өлкәсе губернаторы төбәктә ифтар оештыручыларга рәхмәт әйтте Сергей Морозов 2004 елның 26 декабреннән бирле Ульяновск өлкәсе белән җитәкчелек итә.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов төбәктә ифтарлар оештыручы кешеләргә рәхмәт әйтте. Бу турыда ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.

"Хәйрия ашлары оештыручыларга, мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларында ифтар уздыручы мөселманнарга, шулай ук төбәк территориясендә хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерәм", - дип яза Сергей Морозов.

  • Сергей Морозов 2004 елның 26 декабреннән Ульяновск өлкәсе җитәкчесе вазифасын башкара, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10