ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа курчак театры спектакле Казанда күрсәтү өчен башкорт теленә тәрҗемә ителгән

3 июнь 2019, 09:06 , Фото: Владимир Васильев

Уфа курчак театры спектакле Казанда күрсәтү өчен башкорт теленә тәрҗемә ителгән Казанда "Нәүрүз" театр фестивале бара. Быел ул башкорт театрына багышлана.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкорт дәүләт курчак театры «Нәүрүз» театр фестивалендә күрсәтү өчен үзенең “Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектаклен тиз арада башкорт теленә тәрҗемә иткән. Бу хакта театрның директоры һәм баш режиссеры Альберт Имаметдинов «Нәүрүз» театр фестивале кысаларында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектакле Уфада 2018 елның октябрендә рус телендә чыгарылган. “Без аны яңа сезонда башкорт теленә тәрҗемә итәргә планлаштырган идек. “Нәүрүз” фестиваленә чакыру алгач без бу эшне тизләттек. Казанда спектакльнең башкорт вариантының премьерасы булачак”, - диде режиссер.

“Халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына да 100 ел булуын искә алып, без бу шәхесне театр сәнгате аша ачарга теләдек. Спектакльне зур команда белән эшләдек. Биредә театрның бик күп жанрлары синтезы”, - дип таныштырып үтте Альберт Имаметдинов спектакль белән.

  • “Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектакле – Башкорт дәүләт курчак театрының кичке спектакле. Ул 12 + маркировкасы белән бара. “Без хәзер кичке спектакльләрне яңарту максатын куйдык. Мондый спектакльләр тамашачыда зур кызыксыну тудыруын күрәбез”, - ди режиссер.

“Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектакле “Әкият” курчак театрында 12.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10