ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт актрисасы Римма Каһарманова Зөләйха образы турында сөйләде

3 июнь 2019, 09:27 , Фото: Рамиль Гали/архив

Башкорт актрисасы Римма Каһарманова Зөләйха образы турында сөйләде Казанда "Нәүрүз" фестивале кысаларында "Зөләйха күзләрен ача спектакле күрсәтелде.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” театр премиясе номинанты Римма Каһарманова журналистларга «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендәге роле турында сөйләде. Бу хакта «Нәүрүз» театр фестивале кысаларында үткәрелгән матбугат конференциясендә сүз булды.

“Мин башта Зөләйханы аңлый алмадым. Аның үз сүзен әйтә алмавына ачуым килә иде. Мин аның басынкылыгының югары тойгылар булуын аңладым. Ул җанында тынычлыгы булганга күрә дә исән кала алды", – дип аңлатты Римма Каһарманова үз героен. 

"Зөләйха мине күп нәрсәгә өйрәтте. Нәрсәдер килеп чыкмый икән – тыныч кабул ит һәм алга таба яшә! Булганына шөкер итеп яшәү ул бөтен диннәрдә дә бар", - диде актриса.

Гафури театры директоры вазыйфаларын башкаручы Иршат Фәйзуллин әйтүенчә, «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендә Зөләйха образын ике актриса уйнаса да, театр өчен беренче-икенче состав булмавын әйтте.

“Актрисалар икесе дә тигез. “Алтын битлек” экспертларына да спектакль ике составта күрсәтелде. Кайсы актрисаның номинант булуы турында фикер алышулар булды”, - диде ул.

Нәтиҗәдә, “Алтын битлек” театр премиясенә Римма Каһарманова тәкъдим ителде. Казанда беренче тапкыр Зөләйха ролендә Илгизә Гыйльманова уйнады, икенче тапкырында бу рольне Римма Каһарманова башкарды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10