ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол чемпионнары ачыкланды

2 июнь 2019, 23:00

Әлки районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол чемпионнары ачыкланды Җиңүче командаларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

(Әлки, 2 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Узган атнада волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында ярты ел буе дәвам иткән район чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

31 мартта 14 команда арасыннан финалга чыгучылар көч сынашты. “Алинә” универсаль спорт залында бәйге көне буе дәвам итте.

Нәтиҗәдә хатын-кызлар арасында район чемпионы исемен Борискино авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында – “Альянс” (Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Н. Дәүли исемендәге гимназия командасы), ә өченче урынны Базарлы Матак район хастаханәсе командасы алды.

Җиңүче командаларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10