ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Нәүрүз" фестивале Камал театры алдындагы мәйданда бәйрәм ясады

2 июнь 2019, 17:25 , Фото: Владимир Васильев

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Нәүрүз" халыкара театр фестивален ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировның сәламләү текстларын һәр ике республиканың мәдәният министры урынбасарлары укыды. Камал театры алдында фестиваль ачылу тантанасы бара.

Татарстан Президенты фестивальнең борынгы традицияләрне барлау, иҗади эзләнүләр мәйданы буларак танылуын билгеләп үткән. Аның театр коллективларына сәламләү сүзләрен театр мәйданыннан Дамир Нотфуллин җиткерде.

Радий Хәбиров үз тәбрикләү сүзендә төрки халык театр сәнгатен дөньяга таныту һәм халыкларны берләштерү җәһәтеннән фестивальнең роле турында әйткән. Казанда үткән фестивальнең быел Башкортстан театрларына багышлануын билгеләп үткән.

"Фестивальдә Башкортстанның алты театры катнаша. Фестиваль кунакларны башкорт театр сәнгатенең матур үрнәкләре белән таныштыра", дип укыды сәламләү сүзләрен Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев.

Фестиваль ачылу тантанасында Тыва милли оркестры, Башкортстанның "Курайсы" этно төркеме, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле, Филүс Каһиров катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10