ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә илкүләм һәм эчке роуминг гамәлдән чыгарылды

2 июнь 2019, 17:04

Хәзер операторлар файдаланучыга илнең бөтен территориясендә бер үк төрле шартларда мобиль элемтә хезмәте күрсәтергә тиеш.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Илдә 1 июньнән илкүләм һәм эчке роуминг закон нигезендә гамәлдән чыгарыла. Хәзер операторлар файдаланучыга илнең бөтен территориясендә бер үк төрле шартларда мобиль элемтә хезмәте күрсәтергә тиеш. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

2018 елның декабрь ахырында мобиль элемтә операторларын барлык шалтыратуларга бердәм тарифлар урнаштырырга мәҗбүр итүче закон Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Документ нигезендә, операторлар абонентка хәрәкәттәге радиотелефон элемтә хезмәте күрсәтүнең бертөрле шартларын билгеләргә тиеш. Бу алар абонент урнашкан төбәктә эшләү-эшләмәүләренә карамастан шулай, дип искәртә федераль гаммәви мәгълүмат чаралары.

"Шәһәрара" өчен түләү проблемасы бөтен Россия буенча минут пакетында тариф сайлау белән хәл ителә: барлык шалтыратулар, шул исәптән өй регионыннан булмаган очракта да пакет кысаларында түләнәчәк. Аналитиклар бәяләгәнчә, хәзер мобиль операторлар клиентларның өчтән ике өлешен пакетлы тәкъдимнәргә күчергән инде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10