ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Кремль яр буенда Ураза бәйрәмендә пылау белән бушлай сыйлаячаклар

2 июнь 2019, 14:13

Сыйлар 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Бакчасарай» рестораны янында булачак.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 4 июньдә Кремль яры буе кунаклары чын көнчыгыш пылавы һәм традицион чәй белән бушлай сыйланачак. Сыйлар 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Бакчасарай» рестораны янында булачак. Бу хакта Кремль яры буе сайтында хәбәр ителә.

«Кремль яр буе һәм Көнчыгыш «Бакчасарай» рестораны барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итә», - диелә оештыручылар хәбәрендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 4 июньдә барлык мөселманнар да Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне барлык татарстанлылар өчен барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазы укылачак, ә балаларны бәйрәм чаралары белән сөендерәчәкләр. Казанның Галиев мәчете Ураза гаетен бәйрәм итүнең төп мәйданы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10