ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Мәскәү – Казан тизйөрешле трассаны проектлауга конкурс 2019-2020 елларда узачак

2 июнь 2019, 14:44 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Мәскәү – Казан тизйөрешле трассаны проектлауга конкурс 2019-2020 елларда узачак
«Автодор» территорияне планлаштыру документларын әзерләүгә рөхсәт алды инде.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү – Казан тизйөрешле трассаны проектлау һәм төзү буенча конкурс процедуралары 2019 еллар ахырында – 2020 еллар башында башланырга мөмкин. Шул хакта журналистларга Россия транспорт министры Евгений Дитрих сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия Транспорт министры сүзләренә караганда, территорияне планлаштыру документларын быел тәмамлау күздә тотыла. Шуннан соң «проектлау һәм төзелеш өчен контракт буенча конкурс процедуралары» башланырга тиеш.

Тармак өчен җавап бирүче Россия вице-премьеры Максим Акимов трасса проектының төп заказчысы булган «Автодор» дәүләт компаниясенә территорияне планлаштыру документларын әзерли башларга рөхсәт бирде инде, дип өстәде Дитрих.

Мәскәү – Түбән Новгород – Казан автомобиль юлы участогы, Тольяттины урап узып, аннан чит илгә чыгу юлы Европа – Көнбатыш Кытай транспорт коридорын реконструкцияләүнең икенче этабын үтәүне тәэмин итәчәк.

Министр билгеләп үткәнчә, М7 «Волга» һәм М5 «Урал» автомагистральләрен реконструкцияләү мөмкинлеге мәсьәләсе каралды. Ләкин бу торакларны сүтү һәм зур финанс чыгымнарын таләп итәр иде. Яңа юл әлеге проблемалардан котылырга мөмкинлек бирәчәк һәм «йөк автомобильләреннән акча җыю хисабына эксплуатацияләүдә арзанрак булачак», - дип өстәде ул.

«Татар-информ» элек Мәскәү – Казан зур тизлекле трассасының маршруты билгеле булуын хәбәр иткән иде. 2024 ел ахырына торгызу планлаштырыла торган автомобиль юлы түләүле булачак. Трасса төзелешенә 539,6 млрд сум кирәк булачак. Федераль бюджеттан субсидияләр 323,1 млрд сум, ә 216,5 млрд сум бюджеттан тыш чыганаклардан алынган акчалар тәшкил итәргә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10