ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда Мамадыш районындагы Буада 35 яшьлек ир-ат батып үлгән

2 июнь 2019, 09:17 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда Мамадыш районындагы Буада 35 яшьлек ир-ат батып үлгән
 Башлангыч версия буенча, фаҗига һава һәм су температуралары аермасы аркасында көзән җыеру сәбәпле килеп чыккан.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Мамадыш районындагы Буада 35 яшьлек ир батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мамадыш районы Комазан Башы (Крещеная Ерыкса) авылы буасында ир-ат батып үлү турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 16 сәгать 53 минутта килә.

Буага коенырга килгән ир-атның берсе суга кереп китә дә чыкмый. Буа коеныр өчен яраклы урын булмый.

Кич сәгать җиделәрдә 5нче зона коткару отряды хезмәткәрләре ярдан ун метр ераклыкта ике метр тирәнлектә баткан ир-атның гәүдәсен табып алган. Батып үлгән ирнең мәетен судан алып полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Башлангыч версия буенча, фаҗига һава һәм су температуралары аермасы аркасында көзән җыеру сәбәпле килеп чыккан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10