ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казах артистлары Кабан күле өстендә спектакль күрсәттеләр

2 июнь 2019, 11:52 , Фото: пресс-служба театра Камала

Казах артистлары Кабан күле өстендә спектакль күрсәттеләр Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале башланды.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казах артистлары Кабан күле өстендә урам спектакле тәкъдим иттеләр. “Җибәк кыз” спектакле “Нәүрүз” халыкара театр фестивале кысаларында күрсәтелде.

Җамбул өлкәсе казах драма театрының “Җибәк кыз” саунд-драмасы казах эпосы мотивлары буенча куелган. Театр актрисасы Анара Сагыймбәкова әлеге әсәрне “казах фольклорының җәүһәре” дип атады. Әсәр эксперименталь формада кече сәхнә өчен куелган.

Казах артистлары, оештыручылар белән бергә, тамаша күрсәтү өчен Кабан күле өстендә ясалган агач утраучыкны сайлаганнар. Көннең икенче яртысында яңгыр явып үтсә дә, спектакльгә кадәр һава торышы яхшырган иде. Җырлы-биюле тамаша 45 минут барды.

Җибәк кыз Ефәк кыз дип тәрҗемә ителә. Әсәрдә батыр сугышчы Төләгән белән сылу Җибәкнең мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Әсәр аша казах халкының шул чордагы көнкүреше, гореф-гадәтләре, традицияләр күзаллана.

  • Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале башланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10