ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чистайда ике балалар бакчасында капиталь ремонт башланган

2 июнь 2019, 08:00

Бу эшкә республика һәм федераль бюджетлардан 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә.

(Чистай, 2 июнь, "Татар-информ", "Чистай-информ", Гөлгенә Сафиуллина). Чистайда республика программасы буенча балалар бакчаларын капиталь ремонтлау башланды. Ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – 19нчы һәм 28нче балалар бакчалары яңартылачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ремонтлауга республика һәм федераль бюджетлардан 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганчы ук исемлекләр төзелә. Хәзер капиталь ремонт башланды. Бина начар хәлдә булган очракта, без анда капиталь ремонтны алданрак үткәрелүен таләп итәбез, – ди мәгариф идарәсенең хуҗалык-эксплуатация бүлеге начальнигы Илдус Кыямов.

Капиталь ремонт техник торышы канәгатьләндерерлек булмаган иске балалар бакчалары биналарын яңартырга һәм күзәтчелек органнарының барлык күрсәтмәләрен бетерергә мөмкинлек бирә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10