ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда модернизацияләнгән Ту-22М3М самолетын сынап караганнар

1 июнь 2019, 17:38 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казанда модернизацияләнгән Ту-22М3М самолетын сынап караганнар Канатның геометриясе үзгәртелү самолетка очышның төрле режимнарын куллану мөмкинлеге бирә.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Казан авиация заводында модернизацияләнгән Россия ерак бомбардировщигын сынау видеоязмасын “Звезда” телеканалы куйган. Анда самолетның очыш үзенчәлекләре ачыла.

Видеода хәрби самолетның канатларын киң җәеп очып китүе яхшы күренә. Шул ук вакытта тизлек арттырганда, аларның геометриясе үзгәрә – алар уксыман булалар. Нәкъ менә бу үзенчәлеге Ту-22М самолетына төрле очу режимын куллану мөмкинлеген бирә.

Самолет штурман-сынаучы Сергей Большов телеканалга самолетны модернизацияләгәндә урнаштырылган бортлы радиоэлектрон җиһазларның югары дәрәҗә булуы турында сөйләгән. Бу аның эшен шактый җиңеләйкән.

Белгеч сүзләренә караганда, хәзер барлык мәгълүмат та электрон форматта була, бу таблицалар һәм белешмә документларын файдаланмыйча, мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Элегрәк «Татар-информ» 2018 елның декабрендә Ту-22М3М беренче очыш ясады дип хәбәр иткән иде. 2019 елның маенда Россия Президенты Владимир Путинга гаскәрләргә җибәрергә әзер машинаны күрсәттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10