ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Новгород янында заводта ике шартлау аркасында 19 кеше зыян күргән

1 июнь 2019, 17:29 , Фото: соцсети

Түбән Новгород янында заводта ике шартлау аркасында 19 кеше зыян күргән Бүген көндез «Кристалл» заводының тротил җитештерә торган цехында шартлаулар булган һәм янгын чыккан.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Түбән Новгород янында «Кристалл» заводында ике шартлау аркасында 19 кеше зыян күргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Бүген көндез «Кристалл» заводының тротил җитештерә торган цехында шартлаулар булган һәм янгын чыккан.

Хәзергә 19 кешенең зыян күргәне билгеле. Алар җиңелчә һәм уртача авырлыкта яраланган.

Гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10