ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан 14нче тапкыр картинг буенча турнир кабул итте

1 июнь 2019, 16:43 , Фото: Артур Шипилов, Михаил Захаров

Казан 14нче тапкыр картинг буенча турнир кабул итте Татарстан Хөкүмәте Кубогына узган ярышларда 8-16 яшьлек балалар катнашты.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча ярышлар узды.

Ярышларда Татарстанның барлык районнарыннан малайлар һәм кызлар катнашты, ә шәхси һәм команда турнирларында җиңү өчен ике яшь категориясендә: 8-12 яшь һәм 12-16 яшьләрдә пилотлар көрәште.

Турнирны ачу тантанасына чакырылган кунаклар да бик күп иде. Алар арасында Татарстан спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артур Әбделҗанов, Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдерахманов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, «ЮХИДИ ветераннары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Гафуров һ.б. бар иде. Шулай ук автоузышлар буенча Дөнья һәм Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов катнашты.

Евгений Шафранов спортчыларга гына түгел, аларның тренерларына да мөрәҗәгать итте: «Биредә Татарстанда картинг белән шөгыльләнүче кешеләрнең күп дигәндә 10 проценты бар, болар барысы да регламент аркасында. Бүген балаларны яклау көне буларак, катнашучыларның тренерларына мөрәҗәгать итәсе килә. Бездә ярышлар бик күп. Балаларның балачагы бушка узып китмәсен өчен күзәтегез».

Ул билгеләп үткәнчә, бер генә картингчы да юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара алмый, чөнки алар үз энергияләрен картодромда чыгара.

Алга таба яшь спортчыларны төркемнәргә бүлделәр һәм берәмләп Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогы иясен ачыклау өчен трассага чыгардылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10