ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә

1 июнь 2019, 16:18 , Фото: архив/Рамиль Гали

Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә 2 июнь төнендә кыска вакытлы яңгыр явачак.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 2 июнь төнендә, шулай ук иртәгә иртән Татарстан территориясендә урыны белән һәм Казанда томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шулай ук синоптиклар кич белән кыска вакытлы яңгыр явачагын фаразлый. Көндез явым-төшем юк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Кич белән көчәйгәндә секундына 15-20, хәтта 25 метр тизлектә исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, ә көндез +20..+25 градусов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10