ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балаларны яклау көне алдыннан «Хәйруллин фонды» башкалада бәйрәм оештырды

1 июнь 2019, 13:05 , Фото: Расих Фасхутдинов

Балаларны яклау көне алдыннан «Хәйруллин фонды» башкалада бәйрәм оештырды Республиканың 10 районыннан килгән балалар Казанга килеп, спектакль карадылар һәм тәмле бүләкләр алдылар.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда «Хәйруллин фонды» хәйрия фонды Балаларны яклау көне алдыннан Татарстан районнары балалары өчен зур хәйрия акциясе уздырды.

Бәйрәм «Әкият» курчак театры мәйданында узды, анда балалар кафеда бәйрәм төшке ашыннан соң килгән иде. Театрга керү юлында балаларны дөньяның төрле әкиятләреннән персонажлар каршы алды, ә иркен залда дөньякүләм танылган «Малыш һәм Карлсон» әсәре буенча гаять кызыклы спектакль көтә иде.

Тамаша башланыр алдыннан балаларны һәм аларның ата-аналарын «Хәйруллин фонды» хәйрия директоры Ирина Волостнова сәламләде. Җәйнең беренче көнендә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

«Бу бәйрәм генә түгел,ә безгә, өлкәннәргә, үсеп килүче буын өчен җаваплылык алып баруыбыз турында да искәртә. Без балаларыбыз һәрвакыт шат булсын һәм аларның һәрвакыт кояшлы кәефе булсын өчен тырышырга тиеш», — дип билгеләп үтте Волостнова.

Фондка нигез салучы — Рооссия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән акцияне оештыручылар республика балаларына сәламәтлек, күп көч, дуслар һәм бәхетле тормыш теләде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, «Хәйруллин фонды» хәйрия акциясен Балаларны яклау көне алдыннан үткәрү традициягә керде. Киңкүләмле вакыйга республикада соңгы 9 ел дәвамында уза, шул вакыт эчендә анда республиканың барлык почмакларыннан меңләгән бала катнашкан.

Хәйрия акциясендә балалар йортларында, интернатта тәрбияләнүчеләр һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә катнаша.

Спектакль күрсәткәннән соң балаларның һәркайсына татлы бүләкләр һәм тәмле туңдырма тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10