ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Росгвардиячеләр Казанның балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды

1 июнь 2019, 12:39 , Фото: пресс-служба Управления Росгвардии по РТ

Росгвардиячеләр Казанның балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды Казанның спецназ отряды хәрби хезмәткәрләре балаларны яклау көненә багышланган күңелле чара үткәрде.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Росгвардиячеләр Казанның балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хәрби хезмәткәрләр балалары өчен ковбойлар, сабын куыклары, конкурслар һәм татлы ризыклар белән бәйрәм оештырды. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бәйрәмне шәһәрнең “Салават күпере” балалар экология-биология үзәгенең Андрей Шкуро җитәкчелегендәге театр балалары ачты. Алар балалар өчен театральләштерелгән тамаша оештырды”, – дип сөйләделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Спектакльдән соң балалар янына ковбой киемнәреннән аниматорлар чыкты. Алар  күңелле конкурслар үткәрде. Балалар аркан тартышуда көч сынашты, рәсем ясау осталыгын күрсәтте, уйланган куыклар белән уйнады, шикәр мамыгы белән сыйланды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10