ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешән районында «Укучының мәдәни көндәлеге» бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланган

1 июнь 2019, 01:00 , Фото: Чирмешән-Үзәк Китапханәсе фотолары

Чирмешән районында «Укучының мәдәни көндәлеге» бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланган 1 нче сыйныфлар арасында Әккәрәйдән Семен Еферовның көндәлеге иң эчтәлеклесе, иң бае дип танылган.

(Чирмешән, 1 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында «Укучының мәдәни көндәлеге»  бәйгесе һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясе җиңүчеләре ачыкланды. Алар Казандагы “Әкият” курчак театрына да барган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

1 нче сыйныфлар арасында Әккәрәйдән Семен Еферовның көндәлеге иң эчтәлеклесе, иң бае дип танылган.

2 нче сыйныфлар арасында беренче Чирмешән мәктәбеннән Елизавета Герасимова җиңүче. Аның әнисе Татьяна Герасимова - “Иң мәдәниятле ата-ана” номинациясендә дә җиңде. 

3 нче сыйныфлар арасында Чирмешәннең  2 нче мәктәбеннән Екатерина Арефьева,   Чирмешәннең 1 нче мәктәбеннән 4 нче сыйныфтан Дарья Евдокимова көндәлекләре - иң яхшылар. Алардан кала, комиссия бәйгедә актив катнашкан тагын 21 укучыны да билгеләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10