ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Теләчедә терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеге тикшерелә

1 июнь 2019, 04:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеге тикшерелә Тиздән Теләче игенчеләре терлек азыгы хәзерләүгә керешәчәк.

(Теләче, 1 июнь, “Татар -информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеге буенча район хуҗалыкларында үзара тикшерү үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйге сыйфатында узган үзара тикшерү барышында, печән чапкыч һәм җыйгычларның төзеклеге, хезмәтне саклау буенча тиешле чараларның үтәлеше, хезмәткә түләү тәртипләре, сенаж-силос чокырларының торышы күздән кичерелде.

Моннан тыш, басуда эшләячәк механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителеше, аптечка, утсүндергечләрнең булу-булмавы исәпкә алынды, хезмәткә түләү мәсьәләләре калку күтәрелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10