ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт егетен наркотик матдә ясаган һәм саткан өчен хөкем иткәннәр

1 июнь 2019, 02:00

Аңа “Наркотикларны күпләп сату максатларыннан законсыз әзерләү һәм саклау” маддәсе буенча хөкем карары чыгарылган.

(Әлмәт, 1 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәре суды наркотиклар ясаган һәм саклаган 28 яшьлек егетне өч елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән. Бу турыда җирле басма ххәәр итә.

Эш материаллары буенча ул 1 апрельдә кул астында булган мәк саламы экстрактыннан наркотик матдә ясый. Аның бер өлешен ул шунда ук куллана. Өендә узган тентү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге продукциянең калган өлешен табып ала.

Әлмәт егете үз гаебен тулысынча таныган.  Аңа “Наркотикларны күпләп сату максатларыннан законсыз әзерләү һәм саклау” маддәсе буенча хөкем карары чыгарылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10