ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләчедә яшьләр үзәкләрендәге проблемалар турында сөйләштеләр

31 май 2019, 23:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә яшьләр үзәкләрендәге проблемалар турында сөйләштеләр Шул ук көнне Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале узды.

(Теләче, 31 май, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). "Батыр" спорт комплексының уку сыйныфында "ФОРПОСТ" муниципаль үзәкләре җитәкчеләренең зона киңәшмәсе булып узды. Анда районнарда эшләп килүче яшьләр үзәкләрендә булган проблемалар күтәрелде, аларны чишү юллары эзләнде.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашуны "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге" белгече Тимур Камалетдинов алып барды.

Районнардан килгән белгечләрнең һәрберсе үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдә егет-кызларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан оештырылган чаралар анализланды.

Җитәкчеләр тарафыннан яшьләр арасында "ФОРПОСТ" хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру буенча тәкъдимнәр кертелде. Тимур Камалетдинов районнарда булган проблемаларны өйрәнеп, Татарстан республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белгечләренә җиткерергә вәгъдә бирде.

Бу көнне “Батыр” спорт комплексында Теләче районы “ФОРПОСТ” үзәгенең мәктәп отрядлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале узды. Фестивальдә Теләче муниципаль районы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-8 һәм 10 сыйныф укучылары, ГТО комплексының IV баскычына караучы яшь егетләр һәм кызлар катнашты.

Районның 13 мәктәбеннән килгән 53 укучы пневматик автоматтан атты, вакытка йөгерде, бер урында басып торган килеш иелде һәм ераклыкка сикерде, аджеманиядә катнашты. Җиңү яулаган укучыларга һәм командага Мактау грамотасы, медальләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10