ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ярдәм фонды банклардан зыян күрүчеләрдән мөрәҗәгать кабул итүне туктата

31 май 2019, 20:21

Реестрны ябу гаризаларны кабул итүне туктатуны күздә тота һәм 14 июньгә кадәр бирелгән гаризалар белән эшләүгә йогынты ясамый.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Республика ярдәм фонды 14 июньнән «Татфондбанк» ГАҖ, «Интехбанк» ГАҖ һәм «ТФБ Финанс «ИК»ҖЧҖ зыян күргән кертүчеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итүне туктатачак. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФП югарыда күрсәтелгән барлык зыян күрүчеләрне, кертем суммасына бәйсез рәвештә, гариза бирергә чакыра, - диелә хәбәрдә. - Реестрны ябу гаризаларны кабул итүне туктатуны күздә тота һәм 2019 елның 14 июненә кадәр бирелгән гаризалар белән эшкә тәэсир итми».

Бүгенге көндә РФП зыян күргән вкладчыларга 651,8 млн сумнан артык акча түләгән.

Май ахырына оешма 2 млрд сумнан артык гомуми суммага 7,2 мең гариза кабул иткән. Гомумән алганда, 989,3 млн сумны кайтару турында 3 мең 762 килешү имзаланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10