ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарча КВН лигасында катнашучы Йолдыз Гыйбадуллина тыелган темаларны атады

31 май 2019, 18:00 , Фото: Султан Исхаков

Татарча КВН лигасында катнашучы Йолдыз Гыйбадуллина тыелган темаларны атады Йолдыз Гыйбадуллина әйтүенчә, КВН чыгышларында кычкырып торган сатира юк.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Татар КВН лигасы чемпионы, “Татар Радиосы” алып баручысы Йолдыз Гыйбадуллина “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә КВНда тыелган темалар турында әйтте.

“Уйнаганда без команда белән өч темадан читтә торырга тырыштык. Дин, икътисад һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр темасына кагылмадык. Әмма ачык көлмәсәк тә, төрттерүләр бар иде. Йомшаграк итеп көләргә тырыштык, аңлаган кеше аңлый, аңламаганы аңламый инде. Кычкырып торган сатира булмады”, – дип сөйләде Йолдыз Гыйбадуллина.

Матбугат конференциясендә катнашкан Алмаз Хәмзин Татар КВНында сатира булырга тиешлеген әйтте. “КВН сатирадан торырга тиеш”, - диде юмор остасы.

“Рамкалар бар, ләкин дөрес тәнкыйть кирәк. Өстәгеләрдән көләргә туры килә, шундый җәмгыятьтә яшибез. Көлеп, начарлыкны яхшыга үзгәртергә тырышырга кирәк”, - диде ул.

Алмаз Хәмзин КВН командасында катнашкан вакытта җитәкчелек кушуы буенча чыгышларда сатираның алып ташлануын, шул сәбәпле команданың соңгы урын алуы хакында сөйләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10