ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Бөгелмә яшьләрне җәлеп итү урынына әверелергә мөмкин

31 май 2019, 18:22 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Бөгелмә яшьләрне җәлеп итү урынына әверелергә мөмкин Татарстан парламенты башлыгы Бөгелмә районында «Бердәм Россия» көне чараларында катнашты.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Бөгелмәдә «Бердәм Россия» көне чаралары узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул Бөгелмә, «яхшы якка үзгәреп, яшьләрне җәлеп итү урыны булырга мөмкин», диде.

"Бөгелмә ышанычлы адымнар белән бара һәм күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә. Биредә уңайлы тормыш, ял, мәдәни үсеш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү һ.б. шартлар тудырыла. Болар барысы да яшьләр туган шәһәреннән һәм районнан китмәсен өчен нигез булып тора. Барлык шартлар да тудырылган икән, Бөгелмә яшьләрне үзенә тартып тору урыны булырга тиеш», - диде парламент башлыгы.

«Миңа 80 нче елларда Бөгелмә механика заводы заказы буенча күптән төзелгән Яшьләр үзәгенең, ниһаять, яңа йөзе булуы ошады», - дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Бөгелмә яшьләре яңартылган Яшьләр үзәген төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен Фәрит Мөхәммәтшин белән уртаклашты. Ул яшьләр белән Бөгелмәдә барлыкка килгән «14 – 30» дискуссия клубы кысаларында очрашты.

«Без яшьләрне, аларның ата-аналарын яңартылган Яшьләр үзәген ничек күрергә теләүләре турында фикер алышырга чакырдык. Яшьләр катнашында мондый диалог, фикер алышу миңа бик мөһим тоела. Яшьләр өчен шартлар тудырылса, бу үзәк Бөгелмә һәм гомумән районның яшьләр өчен очрашу һәм аралашу урыны булачак», - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Яшь эшмәкәрләр берничә проектны гамәлгә ашыру өчен тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, легоклуб, яшь уйлап табучылар өчен киңлек, скалодром, һөнәри юнәлеш бирүче түгәрәкләр, коворкинг зонасы. Музыкантлар тавыш яздыру студиясенең, концерт мәйданчыгы һәм радиотүгәрәк кирәклеге турында әйтте. Ә Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә шахмат клубы булдыру мөмкинлеген уйларга тәкъдим итте.

Бүген «Бердәм Россия» көне кысаларында Бөгелмәдә «Сәламәт киләчәк», «Балалар спорты», «Кече Ватан мәдәнияте», «Грамоталы кулланучы мәктәбе», «Тарихи хәтер», «Нык гаилә» һ.б. партия проектлары мәйданчыклары эшләде. «Бердәм Россия» көне төбәк партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10