ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарча КВН директоры: Идея белән яшәүчеләр аз, барысына да акча гына кирәк

31 май 2019, 18:48 , Фото: Султан Исхаков

Татарча КВН директоры: Идея белән яшәүчеләр аз, барысына да акча гына кирәк "Нәрсә булса да эшли башласалар, акча сорыйлар, заманасы шундый", - ди Ришат Гыймалтдинов.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Татарстанның КВН директоры Ришат Гыймалтдинов “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә яшьләрнең идея белән янмаулары, барысына да материаль яктан караулары хакында сөйләде.

“Хәзер идея белән яши, идея белән эшли торган халык бик аз. Бер-ике кеше генә. Барысына да акча гына кирәк. Нәрсә булса да эшли башласалар, акча сорыйлар, заманасы шундый. Идея белән яшәүче, үзен үстерүче юк. Моны авыр хәл дип уйлыйм”, - диде ул.

Моны ул юмор остасы Алмаз Хәмзиннең шаяртуына җавап итеп әйтте. Ришат Гыймалтдинов Алмаз Хәмзингә КВН киңәшчесе булырга тәкъдим иткәч, юмор остасы “киңәшчеләргә 70 мең хезмәт хакы түлиләр”, - дип көлде.

Ришат Гыймалтдинов кешеләр идея өчен дә эшләргә тиеш дигән фикер җиткерде.

“Безнеңчә, һәр мәктәптә, клубта, бар җирдә татар телле милли социаль төркем килеп чыгарга тиеш. Без катализатор ролен үтибез. Кемдер аларны кабызырга тиеш бит инде”, – дип сөйләде Ришат Гыймалтдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10