ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда бер ир-ат кибет киштәләрен җимергән

31 май 2019, 17:30 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Чаллыда бер ир-ат кибет киштәләрен җимергән Ир-ат кибеткә килүчеләргә качарга тәкъдим иткән һәм барысы өчен дә түләячәген әйткән

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Чаллыда үз аңында булмаган ир-атның «Пятерочка» гипермаркетында киштәләрне җимерүен видеога төшергәннәр. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыккан.

Видеода ир-атның киштәләрне җимерүе күренә. Шул ук вакытта ул кибеткә килүчеләргә качарга тәкъдим итә һәм барысы өчен дә түләячәген әйтә.

Чаллы кешесен бу адымга барырга нәрсә мәҗбүр иткән һәм аны нинди җәза көтүе әлегә билгеле түгел.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10