ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи театры Ураза гаетенә концерт программасы куя

31 май 2019, 16:39

Ураза гаете уңаеннан "Рамазан" концерты театрда 1991 елдан бирле оештырылып килә.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 4-5 июнь көннәрендә Оренбургның М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрында Ураза гаете уңаеннан, "Рамазан" дип исемләнгән программа күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Театральләштерелгән зур концерт Коръән уку белән башланачак. Программада популяр спектакльләрдән өзекләр, татар халык һәм эстрада җырлары, халык биюләре, театр артистларының һәм чакырылган кунакларның чыгышлары каралган.  
  • "Рамазан" концерты театрда 1991 елдан бирле оештырыла. Быел ул 28нче тапкыр үткәреләчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10