ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Салават балаларны яклау көнендә Казандагы ишегалларның берсендә концерт куя

31 май 2019, 14:56 , Фото: Tatar-inform.ru архивы

Салават балаларны яклау көнендә Казандагы ишегалларның берсендә концерт куя Җырчы Казанның Фатих Әмирхан урамындагы ишегалдында чыгыш ясаячак.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанның Фатих Әмирхан урамындагы ишегалларының берсендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясарга теләк белдергән. Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«1 июньдә Фатих Әмирхан урамындагы ишегалдында «Салават» Яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашында «Ишегалды бәйрәме» оештырылачак», - диде ул.

Ул җырчы үз теләге белән чыгыш ясаячагын, концертның Фатих Әмирхан урамындагы 81, 83 һәм 85нче йортларның ишегалларында узачагын искәртте.

Казанда Халыкара балаларны яклау көнен өч көн бәйрәм итәчәкләр. Малайлар һәм кызларны «Парктагы китапханә»дә, Кремль яр буендагы рәсем ясау дәресендә көтеп калалар, шулай ук пластилиннан мультфильм төшерүдә катнашырга чакыралар.

Моннан тыш, Казан Кремле, Г.Кариев театры һәм парклар күпсанлы бүләкләр әзерли. Сәяхәт итәргә яратучылар Лаеш районына «Кама диңгезе»нә юл тота алачак. Анда оештырылачак зур бәйрәмдә елгада коенырга һәм бәйрәм тортыннан авыз итәргә мөмкин булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10