ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде

31 май 2019, 13:17 , Фото: Илнар Төхбәтов/архив

Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде Шулай ук Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропорты да 31 майдан Николай Лемаев исемен йөртәчәк.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Бүген Россия Президенты указы белән “Казан” Халыкара аэропортына – Габдулла Тукай, ә Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде. Әлеге Указ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күрде.

Мәгълүм булганча, Россия Иҗтимагый палатасы оештырган “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында, Россиянең 47 аэропортына танылган ватандашларның исемнәре кушылды. Бу исемнәрне халык арасында тавыш бирү юлы белән ачыкладылар. Тавыш бирү 2018 ел азагында узды. 

Казан аэропортына Тукайдан тыш, Шәймиев, Мәрҗани, Җәлил, Копылов, Туполев, Нуриев кебек күп кенә шәхесләрнең исемнәре тәкъдим ителгән иде. Тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге (55 проценты) татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) исеме яклы булды.

Николай Лемаев (1929-2000) – СССРның нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры, Социалистик хезмәт герое. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10