ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камаллылар "Туганлык" фестивалендә иң яхшы режиссура өчен бүләкләнде

31 май 2019, 12:39 , Фото: Рамил Гали

Камаллылар "Тормышмы бу?" спектаклендәге Хәлим роле өчен дә артист Искәндәр Хәйруллин "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә җиңде.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Уфада узган җиденче “Туганлык” Халыкара төрки театрлар фестивалендә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы куйган “Тормышмы бу?” спектакле “Иң яхшы режиссура” номинациясендә җиңде. Бу спектакльне Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җәббаров сәхнәләштергән иде.

Шулай ук әлеге спектакльдә Хәлим ролен уйнаган артист Искәндәр Хәйруллин “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә билгеләп үтелде.

Фестивальнең төп бүләге Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең Башкорт драма театры Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштергән “Өстаган” спектакленә бирелде. Режиссеры – Антон Федоров.

  • “Туганлык” фестивале 23-30 май көннәрендә үтте. Анда Төркия, Кыргызстан, Казахстан, Азәрбәйҗан илләреннән, Молдованың Гагаузия автоном территориаль берәмлегеннән төрки театрлар килде. Шулай ук Россиянең Башкортстан, Татарстан, Кырым, Тыва һәм Хакасия кебек төбәкләреннән театрлар катнашты. Бу фестивальдә уйналган кайбер спектакльләрне алар 1-8 июньдә Казанда узачак “Нәүрүз” Халыкара төрки театрлар фестивалендә дә күрсәтәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10