ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Президенты социаль объектларны кышка әзерләүдә җаваплыларны билгеләде

31 май 2019, 12:52 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты социаль объектларны кышка әзерләүдә җаваплыларны билгеләде Рөстәм Миңнеханов объектларны җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итүгә карата контрольне көчәйтергә чакырды.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Республика предприятиеләрен һәм социаль объектларны электр энергиясе, җылылык һәм су белән тәэмин итү зур әһәмияткә ия, чөнки ул турыдан-туры кешеләр тормышына кагыла. Аварияле хәлләргә үз вакытында чик кую өчен, әлеге мәсьәләне махсус контрольдә тотарга кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шундый фикерен белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән киңәшмә 2018-2019 елгы ягу сезонында республика җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык комплекслары оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук алдагы ягу сезонына планнар билгеләүгә багышланды.

Киңәшмәдә беренчеләрдән булып ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады. Ул узган ягу сезоны, шулай коммуналь хезмәткәрләр үткән көздә һәм кыш айларында очрашкан проблемалар хакында сөйләде.

Шуннан соң Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров сүз алды. Ягу сезоныннан тыш, ул республиканың энергетика предприятиеләрендәге объектларда килеп туган тоткарлыклар темасын да кузгатты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүдә Ростехнадзорның җаваплылыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, ул энергия системаларының тотрыклы эшләве кышкы чорга әзерлек белән тыгыз бәйле булуын искәртте, чөнки алар кешеләр тормышына турыдан-туры йогынты ясый.

«Әгәр профессиональ инженер хезмәте һәм әзерлекле персонал юк икән, аның нәтиҗәсе дә шуның төсле генә булачак. Бу су белән тәэмин итүгә дә, башкаларга да кагыла. Биредә вак-төякләр юк. Шунлыктан мәдәният, социаль инфраструктура һәм башка объектларны җылылык, су белән тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул шулай ук нефть химиясе объектларына аерым игътибар бирергә чакырды. Сүзенең ахырында Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучы министрлык, ведомство һәм муниципалитет башлыкларына тагын бер тапкыр кышкы чорга әзерлек мәсьәләләренең зур әһәмияткә ия икәнлеген, чөнки әлеге эшнең нәтиҗәсен республикада яшәүчеләрнең барысы да тоюын искәртте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10