ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин “Татэнергосбыт”ның беренче кварталдагы эшчәнлегенә бәя бирде

31 май 2019, 09:11 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин “Татэнергосбыт”ның беренче кварталдагы эшчәнлегенә бәя бирде 2019 елның 1 кварталында компаниянең табышы 18 млрд 650 млн сум тәшкил итте, бу узган елга караганда 11 процентка югары.

(Казан, 31 май, "Татар-информ").  Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖнең эшчәнлегенең уңай күрсәткечләрен билгеләде һәм җитәкчелеккә һәм коллективка яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Кичә Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә, шул исәптән “Татэнергосбыт” АҖнең 2019 елның 1 кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре чыгарылган иде. 

Икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсияр Гыймазетдинова үзенең докладында 2019 елның 1 кварталында компаниянең табышы 18 млрд 650 млн сум тәшкил итте, бу узган елга караганда 11 процентка югары, дип билгеләде.

Ул шулай ук клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын билгеләү буенча уздырылган тикшеренүләр турында сөйләде. Берничә ел дәвамында хезмәт күрсәтү тотрыклы югары дәрәҗәдә саклана, клиентларның 93 проценты компания белән эшләүдән канәгать.

“Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов капиталь кертемнәр программасына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү кирәклеге турында сөйләде.

Марат Вәлиев “Татэнергосбыт” АҖнең булдырырга планлаштырылган интеллектуаль исәп системасы турында җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10