ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба аграр көллиятендә укучылар һөнәри осталыкны күрсәтү имтиханнарын тапшырды

31 май 2019, 00:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Саба аграр көллиятендә укучылар һөнәри осталыкны күрсәтү имтиханнарын тапшырды Демоимтихан тулысы белән практикага корылган.

(Саба, 31 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Саба аграр көллиятендә укучы булачак техник-механиклар яңа стандартлары буенча һөнәри осталыкны күрсәтү имтиханнарын тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Демоимтихан тулысы белән практикага корылган, теория сөйләп баш ватасы юк һәм белемеңне башка төбәкләрдән килгән бәйсез экспертлар бәяли.

"Мондый имтихан бездә беренче тапкыр үткәрелә. Быел көллияттә "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча 66 студент диплом алачак. Шуларның 18е демоимтихан бирә. Ягъни студент биремне сөйләп түгел, эшләп күрсәтә. Моның өчен WorldSkills таләпләренә туры китереп, 4 эш мәйданчыгы булдырылды.

Студентлар 4 модуль – двигатель; электр җиһазлары; механик тапшыргычлар; параллель йөртү системаларын программалаштыру буенча сынау бирә", – дип аңлатты директор урынбасары Илнар Мөхәммәдияров. 

Имтихан нәтиҗәләре буенча, максималь баллның яртысын туплаганнар "skills паспорт" алачак. Нәтиҗәләрне шушы студентларга белем биргән укытучы үзе кабул итә алмый. Бәйсез экспертлар күрше районнардан килгән һәм "Сабагро" җәмгыяте баш инженеры Булат Әхмәтшинны да алар арасында күрдек. Ә баш эксперт Евгений Анисимов, гомумән, Калугадан ук булып чыкты.

Имтихан нәтиҗәләреннән чыгып бирелгән Skills-паспорт аларга эш табуда ярдәм итәргә мөмкин. Имтихан нәтиҗәләре махсус мәгълуматлар базасына эләгә, базаны кадрларны сайлап алу өчен эш белән тәэмин итүчеләр куллана. Әлбәттә, имтиханны тапшыра алмасаң да, сиңа берни дә булмый. Барыбер диплом эшен яклап, квалификацияле белгеч булып чыгасың. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10