ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә бер компания штрафка тартылган

31 май 2019, 01:00

Суд предприятиенең матди хәлен исәпкә алды һәм штраф суммасын 400 000 сумнан 200 000 сумга кадәр киметкән.

(Әлмәт, 31 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәре суды карьерны рекультивацияләүдән баш тарткан җирле компанияне штрафка тарткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Оешма “Совельевский” җир участогында файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнгән. Ләкин соңыннан оешма тарафыннан җир кишәрлегенә элеккеге торышын торгызу буенча эшләрен башкармаган. Татарстан Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары компаниягә җир кишәрлеген рекультивацияләргә куша. Компания инспекторларның күрсәтмәсенә зур әһәмият бирми.

Шуннан соң экологлар судка мөрәҗәгать итә һәм хокук бозучыны җаваплылыкка тартканнар. Суд предприятиенең матди хәлен исәпкә алган һәм штраф суммасын 400 000 сумнан 200 000 сумга кадәр киметкән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10