ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан җәмәгать киңлекләре инвентаризациясе буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер

30 май 2019, 20:48 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан җәмәгать киңлекләре инвентаризациясе буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер Татарстан Президенты торак төзелешен һәм уңайлы шәһәр мохитен үстерү буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркеменең чираттагы утырышын үткәрде.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Республика җәмәгать киңлекләрен инвентарьлаштыру буенча тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак төзелешен һәм уңайлы шәһәр мохитен үстерү буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркеме утырышында  әйтте. ТР Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов эшче төркем җитәкчесе сыйфатында үткәргән утырыш Мәскәүдә узды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, эшче төркем шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше хакында да фикер алышырга тиеш. Россия Президенты әлеге йөкләмәләрне быел февральдә Казанда РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча биргән иде.

Заседание рабочей группы Государственного совета Российской Федерации по вопросу: "О развитии жилищного строительства и комфортной городской среды в Российской Федерации". Проводит Президент Республики Татарстан, руководитель рабочей группы Р.Н. Минниханов

2019 елның 1 июленнән планлаштырылган торак төзелешендә катнашучыларның эскроу-счетлар кулланып проект финанслау системасына күчүенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алышканда экспертлар проблеманың кискенлеген билгеләп үтте. Төбәкләрдә аккредитацияләнгән банклар белән системалы эш оештырылган, төзелеш компаниясе вәкилләре даими нигездә укытыла.

ТР Президенты Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Үзәк банк һәм федерация субъектлары башлыклары белән проект финанслау системасына күчүне оптимальләштерү өчен әлеге вазгыять хакында фикер алышуның әһәмиятен искәртте.

Заседание рабочей группы Государственного совета Российской Федерации по вопросу: "О развитии жилищного строительства и комфортной городской среды в Российской Федерации". Проводит Президент Республики Татарстан, руководитель рабочей группы Р.Н. Минниханов

Рөстәм Миңнеханов Татарстан ведомстволарына йөкләнгән республиканың җәмәгать киңлекләрен инвентарьлаштыру бурычы хакында да сөйләде.

Татарстан Президенты шулай ук җәмәгать киңлекләрен алга таба үстерү өчен гражданнар арасында аңлату эшләре алып баруның әһәмиятен искәртте.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10