ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы утырышында катнашты

30 май 2019, 18:41

Түбән Камада “Пионер” индустриаль паркына автомобиль юлларын реконструкцияләүгә 175 млн акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырыш Мәскәүдә узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы Түбән Камада “Пионер” индустриаль паркына (Татарстан Республикасы) автомобиль юлларын реконструкцияләүгә 175 млн акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Реконструкцияләү индустриаль паркка йөк ташу транспортына юл ачачак һәм парк территориясендә яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама моношәһәре 148,6 млн сум бүлеп бирә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10