ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кеше үлгән авария ясаган өчен, исерек шоферларга җәзаны катгыйландыралар

30 май 2019, 18:51

Документны парламентның түбән палатасына депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары тапшырган.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы исерек машина йөртүчеләр гаебе белән кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре өчен җәзаны катгыйландыру турында закон проекты кабул иткән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Документны парламентның түбән палатасына депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары тапшырган. Закон проекты Җинаять кодексының 264нче маддәсенә («Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын файдалану кагыйдәләрен бозу») үзгәрешләр кертә.

Әгәр юл-транспорт һәлакәте сәламәтлеккә авыр зыян китерсә, өч елдан җиде елга кадәр (хәзер – дүрт елга кадәр); әгәр юл-транспорт һәлакәте кеше үлеменә китерсә, биш елдан унике елга кадәр (хәзер – ике елдан җиде елга кадәр); әгәр юл-транспорт һәлакәте ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерсә, сигез елдан унбиш елга кадәр (хәзер – дүрт елдан тугыз елга кадәр) иректән мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш, закон проекты нигезендә, Җинаять кодексының 263нче маддәсенә үзгәрешләр кертеп, тимер юл, һава, диңгез, эчке су транспорты һәм метрополитенда шундый ук җинаятьләрне исерек хәлдә кылган өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим ителә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10