ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Зур шахмат Казанга кайтты - "Идел"

30 май 2019, 17:47

Биредә заманында Алисә Галләмова белән Се Цзюнь арасында матч, дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучы иң көчле ир-атны ачыклау турниры узган иде.

(Казан, 30 май, "Татар-информ", "Идел", Радик Сабиов). Иртәгә Казанда шахмат буенча дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучы иң көчле хатын-кызны ачыклау турниры старт ала.

Шахмат буенча дөньяның иң дәрәҗәле турнирларының берсе янә Казанга кайтты. Татарстан башкаласында заманында Алисә Галләмова белән Се Цзюнь арасында матч, аннан дөнья чемпионы исемен дәгъвалаучы иң көчле ир-атны ачыклау турниры, Россия чемпионатларының Суперфиналлары узган иде. Инде менә дөньяның иң көчле сигез спортчысы янә Казанда.

Бәйгенең приз фонды 200 000 евро. Ярышта Мария һәм Анна Музычуклар (Украина), Екатерина Лагно, Александра Костенюк, Александра Горячкина, Валентина Гунина (Россия), Тань Чжунъи (Кытай) һәм Нана Дзагнидзе (Грузия) катнаша. Ике әйләнештән торган бәйгенең җиңүчесе Цзюй Веньцзюнь белән дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәк. Анысың приз фонда инде 500000 евро тәшкил итә.

Казандагы ярышлар "Ногай" кунакханәсендә узачак. Шахмат уеннары көндезге өчтә башлана. Сүз уңаеннан, шахмат сөючеләр өчен дә кызыклы гына чаралар каралган. Әйтик, кунакханә янәшәсендә үк диярлек Бауман урамында шахмат сөючеләр өчен махсус шатер корылачак, анда залда барган уеннарга комментарийлар биреп барылачак, шулай ук танылган гроссмейстерлар белән уйнап карау мөмкинлеге булачак.

Бәйге уңаеннан уздырылган матбугат конференциясе вакытында "Идел" хәбәрчесе Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновтан, татарлар арасында дөнья чемпионы исемен дәгъвалаган танылган шахмат осталарының булуын искә төшереп, Алисә Галләмова, Сандугач Шәйдуллина, Гата Камский, Рәшит Нәҗметдиновларга алмаш кайчан үсәр икән дигән сорау юллады. Баксаң, Татарстанда шахмат чыннан да популяр икән. Төрле яшьтә чыгыш ясаучы егетләр һәм кызлар әле бер ярышта, әле икенчесендә җиңү яулыйлар, шуңа да, Алисәләргә алмаш үсәр дә, алар менә шундый турнирларда чыгыш ясар дигән өметтә калабыз, диде Хәлил Хәмитович. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10