ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы билгеләнде

30 май 2019, 15:01

Айрат Ганиев шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасына киткән Илмир Исхаковны алыштырды.

(Чаллы, 30 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсенең яңа башлыгы билгеләнде. Ул элек Башкарма комитетның әлеге структура бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган 30 яшьлек Айрат Ганиев булды.

Айрат Ганиев 2011 елда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлаган. «Домкор Строй» ҖЧҖдә эшләгән. 2017 елда Башкарма комитетта шәһәр башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсенең Төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасы бүлеге башлыгы вазифасында эшли башлый. Бер үк вакытта идарә башлыгы урынбасары вазифасын башкара.

«Татар-информ» элек Башкарма комитетның Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсенең элеккеге җитәкчесе Илмир Исхаков шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булуын хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10