ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләтнеке булмаган фондлар элеккеге пенсия яше буенча пенсия түләячәк

30 май 2019, 14:34

Дәүләт Думасында Дәүләтнеке булмаган фондларның элеккеге пенсия яше буенча пенсия түләү мөмкинлеген тәкъдим иттеләр.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Дәүләтнеке булмаган фондлар белән пенсия тәэмин итү турында килешү төзегән россиялеләр пенсияне элеккеге пенсия яше буенча алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаковка сылтама белән «Известия» яза.

Депутат сүзләренчә, тиешле закон проекты Дәүләт Думасына май азагына кадәр кертеләчәк, ә аны 28 июльгә кадәр язгы сессиядә кабул итәргә мөмкиннәр. Тик башта Үзәк Банк һәм Хөкүмәтнең уңай нәтиҗәсен алырга кирәк. Закон үз көченә ел ахырына кадәр үк керергә мөмкин.

Бу инициатива Дәүләтнеке булмаган фондлар белән пенсия яшен күтәрүгә кадәр контракт төзегән кешеләрнең һәм бу үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң моны эшләгән кешеләрнең хокукларын тигезләүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты хатын-кызлар дәүләтнеке булмаган пенсияне 55 яшьтән, ә ир-атлар 60 яшьтән ала алачак дип фаразлый. Шул ук вакытта Дәүләтнеке булмаган фондлар белән килешүдә яшьне югарырак билгеләргә мөмкин, әмма ул хатын-кызлар өчен 60 һәм ир-атлар өчен 65 яшьтән артмаска тиеш.

Әлеге нормалар 2019 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән шартнамәләргә кагылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10