ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанга Хельсинкидан Казан сәүдәгәре Заусайлов коллекциясен китерәчәкләр

30 май 2019, 14:17

Сүз Казан Кремлендә берничә этапта археологик коллекция күргәзмәсен үткәрү турында бара.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Финляндия Милли музеенда булачак. Анда сәүдәгәр һәм Казанның Мактаулы гражданины Василий Заусайлов коллекциясе тәкъдим ителгән. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президентка Казан Кремленең күргәзмә залларында ватандашыбызның археологик борынгы коллекцияләре экспозицияләрен оештыру мөмкинлеге буенча эшнең ничек баруы турында сөйләячәкләр. Президент мондый мәдәни алмашка һәрьяклап ярдәм итә», - диде Галимова.

Коллекциянең масштабы бик зур булуны исәпкә алып, күргәзмәләр берничә этаптан торачак. Моннан тыш, сүз Россия һәм Финляндия галимнәренең коллекцияне бергәләп өйрәнүләре турында бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10