ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан һәм Көньяк Африка Казаннан туры рейс ачу мөмкинлеген караячак

30 май 2019, 13:51 , Фото: архив

Татарстан һәм Көньяк Африка Казаннан туры рейс ачу мөмкинлеген караячак
 Россиядә Көньяк Африка Республикасы Илчесе Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты белән туристлар агымын арттыру ысулларын фикерләште.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Көньяк Африка Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Номасонто Мария Сибанда-Туси Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казаннан туры рейс ачу мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Туризм өлкәсендә илче туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты белән туристлар агымын арттыру өчен туристлык операторлары арасында килешү төзү мөмкинлеге турында фикер алышты инде, - диде ул. - Илче Казаннан Көньяк Африка Республикасына турыдан-туры рейслар ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бүгенге көндә Дубай төп транзит булып тора».

Моннан тыш, илче якларның мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләренә кагылды. Хәзер республика югары уку йортларында Көньяк Африка Республикасыннан белем алучы студентлар аз. Көньяк Африка Республикасы вәкиле студентлар дәрәҗәсендә генә түгел, мәктәп укучыларын, Мәгариф ведомстволары вәкилләрен дә алмашуны арттырырга теләк белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10