ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан сәнәгать парклары федераль бюджеттан ярты миллиард сум акча алачак

30 май 2019, 15:39

Татарстан сәнәгать парклары федераль бюджеттан ярты миллиард сум акча алачак
 Акча «Теләче», «Саба» һәм «Химград» индустриаль паркларын төзү һәм үстерүгә тотылачак.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Федераль бюджеттан Татарстан сәнәгать парклары үсешенә «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе» проекты кысаларында 543 млн сум акча бүлеп бирелгән. Акчаны өч сәнәгать паркын төзү һәм үстерүгә тотарга планлаштыралар. Алар «Теләче», «Саба» һәм «Химград» индустриаль парклары, - дип сөйләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

«Агымдагы елда илкүләм проектлар эшли башлады. Татарстан быел инфраструктураны үстерү өчен 500 млн сумнан артык акча алачак», - дип хәбәр итте Габделганиев.

«Саба» һәм «Теләче» индустриаль паркларында төзелеш эшләрен киләсе елның беренче кварталында ук тәмамларга планлаштыралар, ә «Химград»та төзелеш 2021 елга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанның тагын бер сәнәгать паркы — «Сокуры» резидентлар белән тулган инде һәм аны тиздән киңәйтергә планлаштыралар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10