ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Авиатөзелеш районындагы юлда зур чокыр барлыкка килгән

30 май 2019, 10:48

Петр Витер урамында асфальт убылып төшкән.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Чираттагы зур чокыр Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы юлында барлыкка килде. Фотолар социаль челтәрләргә куелган.

Петр Витер урамында асфальт чокырланып аска төшкән. Фотода юл уртасында диярлек зур чокыр барлыкка килгәнлеге күренә. Әйләнә-тирәсе коймалар белән әлегә әйләндереп алынмаган.

Автомобиль йөртүчеләргә әлеге чокырга эләкмәс өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10