ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да Татар КВН лигасының 25 еллыгы турында сөйләшәчәкләр

30 май 2019, 12:13

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 31 майда, 11:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татар КВН лигасына 25 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узачак. 

Чарада Татар КВНның "Әйдә Шаярт!" лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, Татар КВН лигасы чемпионы, “Татар Радиосы” алып баручысы Йолдыз Гыйбадуллина, Татар КВН лигасының 2 тапкыр чемпионы, “Әкәмәт-шоу” проектының җитәкчесе, авторы, актеры Фаил Баязитов, Татарстанда КВН директоры Ришат Гыймалтдинов катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10