ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советында эскроу-счетка күчү турында фикер алышачак

30 май 2019, 09:29 , Фото: архив / Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советында эскроу-счетка күчү турында фикер алышачак Татарстан Президенты Россия Дәүләт Советында илдә торак төзелешен һәм уңайлы шәһәр мохитен үстерү буенча эшче төркемне җитәкли.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында эшче төркем утырышы вакытында төзүчеләрнең һәм банкларның эскроу-счетларга күчүе турында фикер алышачак. Бу хакта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты киңәшмәгә төзүчеләр белән яңа схема буенча хезмәттәшлек итәчәк банк вәкилләрен чакырды, тәкъдимнәр җыйды, эскроу-счетка күчү уңаеннан барлыкка килгән сорауларны тыңлады. Механизм яхшы эшли алсын һәм төзүчеләрнең проблемалары булмасын өчен бу темага да утырышта фикер алышу планлаштырыла», - диде Галимова.

Сүз Россия Дәүләт Советының илдә торак төзелешен һәм уңайлы шәһәр мохитен үстерү буенча эш төркеме утырышы турында бара. Аны Татарстан Президенты һәм эшче төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үткәрәчәк. Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләре кергән эшче төркем айга бер тапкыр җыела. Бүгенге утырышка шулай ук Россия Үзәк банкы вәкилләре дә чакырылган.

2019 елның 1 июленнән гражданнарның акчаларын җәлеп итүче Россиянең барлык төзүчеләре эскроу-счетлар кулланып, өлешләп торак төзү схемасына күчәргә тиеш. Өлешчеләрнең акчалары махсус банк счетына күчереләчәк, әмма төзүчеләр фатирларны сатып алучыларга тапшырганчы әлеге акчаларны ала алмаячак. Өлешләп төзү буенча торак банк кредитларына төзеләчәк.

Бер атна элек Лилия Галимова Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хисап тотты. Ул анда Татарстанда тугыз банк эскроу-счетлар белән эшли башлады, дип әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10