ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Фитыр сәдакасын биргән кешенең уразадагы кимчелекләре гафу ителә - "Шәһри Казан"

30 май 2019, 11:54

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин сәдака турында унөч сорауга җавап биргән.

(Казан, 30 май, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина). Рамазан ае тәмамланырга биш көн калып бара. Изге ай ахырында өммәтебез фитыр сәдакасы бирергә гадәтләнгән. Фитыр сәдакасын кемнәр бирергә тиеш һәм аны кемнәргә бирү хәерле? Әлеге сәдаканың күләме ничек билгеләнелә? Аны акчалата бирү мәҗбүриме? «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән без шул сорауларга ачыклык керттек.

– Алмаз хәзрәт, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте фитыр сәдакасының күләмен билгеләп, шул турыда халык­ка җиткергәннән соң, социаль челтәрләрдә кайберәүләр, сәдаканың билгеле күләме юк, аны кем ничек бирә ала – шулай түли, дигән фикер белдерде. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.

– Элек, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) хәдисенә таянып, фитыр сәдакасының күләмен шул урында үсә торган йөзем һәм арпа, бодай кебек бөртеклеләр бәясеннән чыгып исәпләгәннәр: ярты сагъ (шул вакыттагы үлчәү берәмлеге) күләмендә бодай йә булмаса бер сагъ күләмендә хөрмә, йөзем җимеше. Ярты сагъ ул якынча 1,5 кг, бер сагъ – 3 кг. Пәйгамбәребез заманында фитырны 3 кг йөзем белән биргәннәр. Габдуллаһ ибен Гомәр әйтте: «Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын мөселманнардан булган кол һәм ирекле кешегә, ир-атка һәм хатын-кызга, балаларга һәм олыларга бер сагъ күләмендә хөрмә җимешеннән яки бер сагъ күләмендә арпадан түләргә кушты. Ул бу сәдаканы кешеләр гает намазын укырга чыкканчыга хәтле бирергә әмер итте» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Хәзерге акчага күчереп исәп­ләгәндә, бер кг хөрмә җимешенең бәясе уртача 200 сум, димәк, 3 килограммы 600 сум булып чыга. Кемнәр зәкят түли ала, алар фитырны 600 сум яки 3 кг йөзем белән бирә ала. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә. Ягъни ел дәвамында кулланылмый торган 230 мең сумы (нисабы) булган кеше фитырны 600 сум итеп бирә. Быел фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум. Анысы бер сагъ – 1,5 кг арпа белән исәп­ләнә. Хәзерге акча белән 100 сум чыга.

– Ни өчен фитырны Рамазан аеның соңгы көннәрендә бирергә кирәк? Ай дәвамында бирсәң ни була?

– Хәнәфи мәзһәбе буенча, аны Рамазан ае керүгә дә, ай дәвамында да бирергә ярый. Әмма иң хәерлесе – Ураза гае­те көнне бирү. Пәйгамбәребез фитырны, ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне тамаклары тук булсын дип, аны гает намазына барган вакытта биргән. Иң мөһиме – фитырны ураза гаете укылганчы биреп калырга ашыгыгыз. Гает намазыннан соң ул гади сәдака санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем фитыр сәдакасын гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьлаучы кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем аны гает намазыннан соң бирсә, ул гади бер сәдака гына булачак» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).

– Фитыр сәдакасын бирмичә, уразаң кабул булмый дигән сүз ул каян килеп чыккан?

– Кабул булмый дип әйтү бик үк дөрес түгел. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була. Габдуллаһ ибен Габ­бәс исемле бер сәхабә әйтте: «Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучы кешене мәгънәсез буш сүздән, оятсыз, сүгенү сүзләрдән пакьлау һәм мохтаҗ кешеләргә ризык булсын өчен түләргә кушты» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).

– Фитырны бөтен кеше дә бирәме, әллә ураза тотучы гынамы?

– Балигъ булган, гает көнне ризык алырга акчасы җиткән, мохтаҗлык кичермәгән, өстендә акча белән бәйле бурыч тормаган һәр мөселман кешесе дә бирергә тиеш. Ураза тотканы да, тотмаганы да. Безнең өчен ул ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш. Үтәмәсәң, гөнаһлы буласың.

– Аны гаиләсе өчен ир-ат бирә, әгәр дә хатыны акча эшләсә, ул үз кесәсеннән бирәме?

– Хатынының үз кереме булса, үзе бирә. Хәнәфи мәзһәбендә бай кешегә үзе өчен, сабый балалары яки балигълыкка җиткән акылга зәгыйфь балалары өчен фитыр сәдакасын бирү ваҗиб. Әгәр дә сабый баланың яки акылга зәгыйфь баланың шәхси акчалары булса, әти кеше шул байлыктан фитыр сәдакасын түли. Ә балигъ­лыкка җиткән акыллы балалары һәм хатыны өчен, хәтта алар ­фәкыйрь булсалар да, фитыр сәдакасын түләү әти кешегә ваҗиб түгел. Чөнки әти кеше аларның мал-мөлкәтенә һәм акчаларына тулысынча баш була алмый һәм аларның рөхсәтеннән башка бу акчаны куллана алмый. Шуңа күрә әти кешегә алар өчен фитыр сәдакасын түләү вазифасы йөкләнелмәгән. (Ибен Нүҗәйм­нең «Бәхрүр-раик» китабы). Бала балигъ булып, үзе акча эшләсә, ул да сәдаканы үзе бирергә тиеш.

– Фитыр сәдакасы кемнәргә тиеш?

– Мохтаҗ, фәкыйрь, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, акча эшли алмаучы авыру кешеләргә, пенсиясен җиткерә алмаган әби-бабайларга, бурычка күмелгәннәргә, йорт-куралары янып мохтаҗлык кичерүчеләргә, акча юклыгы сәбәп­ле үзенең туган ягына кайта алмаучы мосафирга бирәләр. Кемнең сәдакага мохтаҗ булуын үзең белеп, күреп торасың бит. Шуларга бирсәгез дә була.

– Мәчеткә генә бирсәң?..

– Мәчеткә биргән очракта, бездә аның өчен аерым тартма тора, ул акчаны мәчет кирәк-яракларына, чыгымнарына: ут-суына, газына түләмибез. Рамазан ае ахырында мохтаҗ кешеләргә таратабыз.

– Сәдака биргәндә, иң элек якыннарыңнан башла, диләр. Фитырны әти-әниеңә, әби-бабайларыңа бирергә ярыймы?

– Сине тудырган, син тудырган кешеләргә бирмиләр. Син аларны болай да карарга, ярдәм итәргә тиеш. Аларга зәкят һәм фитыр сәдакасын бирү рөхсәт ителми. Мохтаҗ булсалар, бертуган абый-апаларыңа, аларның балаларына, әти яки әни ягыннан булган апаларга, абыйларыңа, башка туганнарыңа, күршеләреңә, авылдашларыңа бирә аласың.

– Студент оныгыңа бирсәң буламы соң?

– Юк, син аңа болай да булышырга тиеш.

– Фитырны берничә кешегә бүлеп биреп буламы?

– Әгәр дә фитыр сәдакасын зур күләмдә бирсәң, бүлеп бирергә ярый. Мәсәлән, бер кеше гаиләсендәге һәр кеше өчен фитыр-сәдаканы 600 сумнан түләсә, аны берничә мохтаҗ кешегә бүлеп бирергә мөмкин.

– Фитырны азык-төлек белән түләргә мөмкинме?

– Акча белән бирү мәҗбүри түгел. Ризык алып бирергә дә була. Һәм аны тапшырганда, фитыр сәдакасы булсын дип тә әйтергә кирәкми. Рамазан күчтәнәче дип бирә аласыз.

– Фидия сәдакасы турында да сөйләп үтсәгез иде.

– Фидия – таушалган картлык яки хроник авыру сәбәп­ле бөтенләй ураза тота алмаган кешеләр түли торган сәдака. Аның күләме Рамазан аеның һәр көне өчен мохтаҗ кешене ашату яки аңа 200 сум акча бирү. Быел Рамазан ае 29 көн булды, димәк, 5800 сум килеп чыга. Аны җыеп та, көннәргә бүлеп тә бирергә ярый. Акчалата бирү мәҗбүри түгел, мохтаҗ кешене ашатсаң да ярый.

– Сәламәтлеге булып та ураза тотмаучылар фидия түләп кенә котыла алмый, димәк?

– Сау-сәламәт булып та ураза тотмаучы кешеләр фидия сәдакасын түләп кенә ураза гыйбадәтен өсләреннән төшерә алмыйлар. Алар уразаны һичшиксез тотарга тиешләр. Шул вакытта гына алар Аллаһ каршында бурычларын үтәгән булалар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10