ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Табибларга эшләргә комачаулаган кешеләрне җәзага тартырга тәкъдим иттеләр

30 май 2019, 09:51 , Фото: Владимир Васильев

Табибларга эшләргә комачаулаган кешеләрне җәзага тартырга тәкъдим иттеләр "Медицина ярдәме күрсәтүгә комачаулау" маддәсе буенча ике елга кадәр иректән мәхрүм итү чарасы кертелергә мөмкин.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы депутатлары җинаять кодексына яңа маддә өстәргә тәкъдим итте. "Медицина ярдәме күрсәтүгә комачаулау" турындагы маддә хакында закон проекты икенче укылышка әзерләнә. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Басма ачыклаганча, закон проектының текстында "медицина хезмәткәренең медицина ярдәме күрсәтү буенча законлы эшчәнлегенә теләсә нинди формада комачаулык күрсәтү" аркасында авыруның сәламәтлегенә зур зыян килсә, ике елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнәчәк.

Әгәр табиблар соңга калу аркасында фаҗига булса, гаепле кешене дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10