ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт кызы бокс буенча Россия беренчелегендә өченче урынны алган

30 май 2019, 04:00

Ул Кословодск шәһәрендә халыкара турнирларга әзерләнәчәк Россия җыелма командасы составына да кергән.

(Әлмәт, 30 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 19- 25 майда Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге булып узды. Әлмәт кызы уңышлы гына чыгыш ясап, 3 нче урынга ия булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларда Россиянең бөтен төбәкләреннән килгән 125 спортчы кыз катнашкан. Әлмәт һәм Татарстан данын биредә “Юность" спорт мәктәбендә тренерлары М.Агазарян һәм Г.Агаразян җитәкчелегендә шөгыльләнүче Светлана Романова яклаган.

Моннан тыш, ул Кословодск шәһәрендә халыкара турнирларга әзерләнәчәк Россия җыелма командасы составына да кергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10