ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы кешесе төрмәгә эләгү өчен, кыйммәтле алкогольле берничә шешә ваткан

29 май 2019, 20:45

Ир-ат автошәһәрнең Үзәк районындагы супермаркетларның берсендә киштәдәге шешәләрне ваткан.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Чаллы кешесе супермаркетта төрмәгә эләгү өчен, кыйммәтле алкогольле берничә шешә ваткан. Бу турыда «Дельта» сак предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Узган дүшәмбедә 20.10 сәгатьтә «Дельта» үзәк күзәтү станциясе пультына азык-төлек кибетеннән хәвефле сигнал килгән», – диелгән хәбәрдә.

Чакыру буенча килгән сак оешмасы хезмәткәрләре супермаркет эчендә кибет хезмәткәрләренең ир-атны тотып торуларын күреп алган. Урында ачыкланганча, тоткарланучы киштәдән махсус алып ташлап, кыйммәтле алкоголь шешәләрен ваткан. Ир-ат шулай итеп төрмәгә эләгергә теләгән.

Кибеткә полиция хезмәткәрләрен чакырганнар. Ир-атны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хәзер Чаллы кешесе штраф түләргә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10